Волонтерлар баулыларны өйдә калырга өнди

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Баулы районында волонтер отрядлары булдырылды, алар составына 100 кеше керден. Волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга азык-төлек, медикаментлар китерәләр.

Хәзерге вакытта Баулыда кайнар линия телефоннары эшли: 8 (85569) 5-12-04, 5-46-68. Алар буенча азык-төлеккә яки даруларга заказ бирергә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Шәфкать" комплекслы үзәге базасында кайнар линия телефоны булдырылган, ул көн саен 8дән 18 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International