Татарстанда ялгыз өлкәннәр өчен "Кайнар линия" эшли

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Бердәм колл-үзәк һәм консультация пунктларына өч көндә генә дә республиканың 411 кешесе  шалтыратты.

Белгечләр 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшьтәге татарстанлыларга азык-төлек һәм дару белән тәэмин итүне оештыруда булышалар. Үзәк хезмәткәрләре һәм волонтерлар өлкәннәр янына баралар. 

Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең контакт телефоннары исемлеге Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге татарстанлылар социаль ярдәм сорап ТР Хезмәт министрлыгының кайнар линиясенә (8 (843) 598-35-98) мөрәҗәгать итә ала.

Шулай ук республикада ачык:

ТРда Гомумроссия халык фронтының кайнар линиясе: 8 (800) 200-34-11;
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге: (843) 238-10-00.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International