Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Президент Казандагы 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды.

Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.
Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минем үтенечем - бу хәлгә аңлап каравыгызны сорыйм, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International