Баулыларга "Җир сәгате" халыкара акциясендә катнашырга тәкъдим итәләр

2020 елның 27 марты, җомга

Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә «Җир сәгате» халыкара акциясен үткәрә.

WWF, планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп, бер сәгатькә утны сүндерергә чакыра. Шул ук вакытта дөньяның иң танылган биналарының һәм һәйкәлләренең утлары сүнәчәк.

2020 елда Халыкара Җир сәгате 14нче тапкыр (Россиядә - 12нче тапкыр) узачак.

Баулыларга әлеге акциягә кушылырга һәм 2020 елның 28 мартында 1 сәгать (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) архитектура-декоратив яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларның яктыртылышын һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International