Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң кирәкле әйберне илтеп җиткерү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли. Пенсионерларны волонтерларның махсус оештырылган отрядлары тәэмин итәчәк.

Шалтыратулар түбәндәге телефон аша кабул ителә 8 (885569) 5-12-04, 8 (85569) 5-46-68.

Кайнар линия телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли (төшке аш 12.00-13.00).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алу, коммуналь чыгымнарны түләү өлкән кеше (инвалид) акчасы хисабына башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International