Баулыда иң өлкән нефтьчене юбилей медале белән бүләкләделәр

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Район җитәкчелеге һәм «Баулынефть» идарәсе ветераннар советы вәкилләре хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Николай Ланинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ул 44 еллык хезмәт юлы үткән. Бер предприятиенең - «Баулынефть» идарәсенең төрле участокларында эшләгән. Помбур, инженер-механик, инженер-технолог, ЦИТС смена башлыгы була, РМЦны җитәкли.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты, Җиңүнең 75 еллыгына медаль, бүләкләр тапшырылды, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде, дип хәбәр ителә "Инстаграм"социаль челтәрендәге Instagram да.

Фото: "Instagram"социаль челтәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International