Баулылар Россия Оборона министрлыгының "Хәтер юлы" уникаль проектында катнаша ала

2020 елның 24 марты, сишәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» (алга таба – Акция) акциясе гамәлгә ашырыла.
Акция Ватан өчен көрәшкән туганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Җыелган материаллар «Хәтер юлы» галереясендә Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе комплексы территориясендә мәңгеләштереләчәк.

Нәрсә эшләргә кирәк?

1. "Хәтер юлы" акциясе сайтына керергә: https://foto.pamyat-naroda.ru/

2. «Добавить героя и загрузить фотографию»  төймәсенә басарга

3. Мәгълүматларны тутырырга (фамилия, исем, e-mail керү өчен шәхси кабинет,  фоторәсемнәр)

4. Саклау төймәсенә басарга.

Катнашу тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International