Баулы районында "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе бара

2020 елның 20 марты, җомга

2020 елның 16-27 мартында Баулы районында «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы бара.

Акция барышында наркотикларны законсыз куллану һәм әйләнештә йөртү фактлары турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәр кеше аны хәбәр итә ала.

Баулы районында «Кайнар линия» телефоны эшли - 8 (85569) 5-13-35 – аның буенча наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотик куллану һәм притон тоту фактлары турында хәбәрләр кабул ителә.

Бөгелмә шәһәре наркоконтроле: 8 (8894) 4-22-50, 4-09-99.

Акция җәмәгатьчелек игътибарын әлеге афәткә каршы көрәшкә җәлеп итү өчен ел саен үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International