Баулыларның дача амнистиясе буенча йортларны гадиләштерелгән ысул белән рәсмиләштерүгә бер ел вакытлары калды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

2021 елның мартына кадәр Татарстан халкы күчемсез милекне төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмичә генә терки ала.

Бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк, дип искәрттеләр Росреестрның ТР идарәсе матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта бакча участогында торак яки бакча йортын милек итеп рәсмиләштерү өчен кадастр инженерын чакыртырга кирәк. Ул йортның техник планын әзерләячәк. Аннан соң, кадастр исәбе һәм аның хокукларын теркәү турында гариза язып, КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.

Киләсе елның 1 мартыннан соң җирле үзидарә органнарына төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итәргә туры киләчәк.

Дача амнистиясе чорында 2006 елдан башлап Татарстан Росреестры 740 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International