Цифрлы икътисад - гади һәм уңайлы

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстанда заманча технологияләрнең тиз үсеше дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруга куелган сроклардан ике тапкыр тизрәк ирешергә мөмкинлек бирә. Инде 2022 елга ук халыкның 70 процентын дәүләт белән цифрлы рәвештә хезмәттәшлек итүгә җәлеп итү планлаштырыла. Баулылар, ә сез "цифрны" үзләштердегезме?

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашында брифинг узды. Айрат Ринатович "Татарстан Республикасында "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" милли программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Хәйруллин сүзләренчә, цифрлы икътисадка күчүнең төп бурычы - гражданнар өчен республиканың, илнең һәм дөньяның теләсә кайсы почмагында теге яки бу хезмәтне алу уңайлыгы. Һәм, чыннан да, цифрлы форматны куллану гражданнарның хезмәт күрсәтүгә вакытын һәм физик чыгымнарын шактый киметә (Слайд 1).

Слайд 1.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында онлайн хезмәтләрдән һәм сервислардан файдалана алмаган гражданнар өчен күп функцияле үзәкләр (КФҮ) каралган. Бүген республикада 205 хезмәт күрсәтү белән КФҮ 59 бүлеге бар (Слайд 2).

 

Слайд 2.

Министр билгеләп үткәнчә, бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталы зур популярлык казанды. Безнең күбебез порталдан көн саен файдалана: укучыларның билгеләрен карау, балалар бакчалары өчен түләү, штрафлар түләү, табибка язылу һ. б.

Гомумән алганда, Айрат Хәйруллин цифрлы хезмәтләр үсеше тенденциясен билгеләп үтте: әйтик, 2011 елда бары тик 31 хезмәт, ә 2019 елда инде 272 хезмәт булган. Моннан тыш, якын арада «мин-әни», «мин-гражданин», «минем сәламәтлегем», «пенсия онлайн» һ.б. кебек «суперсервислар» кебек өстәмә сервислар эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International