2020 елның 22 августыннан 6 сентябренә кадәр Кырымның Кара диңгез яры буенда, Севастополь шәһәре, Андреевка бистәсе яшьләр лагерендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр структуралары лидерлары һәм активлары өчен "ДОБРОВОЛЕЦ" профильле сменасы оештырылачак.
Профильле сменада предприятиедән иң күбе 7 кешелек төркем катнаша ала. Бер кешегә 23 900 сум күләмендә оештыру взносы түләү зарур. Бу хакка юл, яшәү, туклану һәм чаралар керә.
Сменада катнашучыларның яше 18 яшьтән 35кә кадәр.
Смена кысаларында һөнәри сыйфатларны күтәрүгә юнәлдерелгән белем бирү семинарлары, мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон:
8 (85569) 5-13-35 (Баулы районы "Яшьләр доньясы" күп профильле яшьләр үзәге);
8 917 934 89 63 (ТР Предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге).