Гимназиядә кичә җырлы-моңлы, биюле «Илһам чишмәсе” дип аталган әдәби музыкаль кичә узды. Укучылар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе бюросы әгъзасы Рәзинә Шараева, сугыш чоры баласы Гасимә Сәитова, якташ шагыйрәләр Фикия Садыйкова, Алсу Вәсыйкова һәм шәһәребезнең татар телендә иҗат итүче укытучылары һәм балалар килде. Кунаклар хатирәләре белән уртаклаштылар, иҗат җимешләрен укыдылар.

Гимназия укытучылары һәм укучылары иҗади номерлар күрсәттеләр.
Очрашу бик җылы, эчтәлекле булды.