Баулы яшьгвардиячеләре грипп һәм коронавирусны профилактикалау буенча акция уздырдылар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" хәрәкәте активистлары грипп, ОРВИ, шул исәптән коронавирус авыруын профилактикалауга юнәлтелгән чара уздырдылар.

Акция барышында активистлар шәһәр үзәгендә вирус йоктыру куркынычы һәм нәтиҗәләре турында кисәтүче, дәвалау һәм профилактикалау ысулларын күрсәтүче тематик листовкалар-белешмәлекләр тараттылар.

Мәгълүмати материаллар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International