Бүген, 12 мартта, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Безнең Республика. Безнең эш» дип аталган ток-шоуда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашачак.
Ток-шоуның темасы - «Татарстан Республикасы бакчачылар проблемалары". Аның кысаларында катнашучылар участокларны ызанлау, күчемсез милеккә хокукларны теркәү, капиталь төзелеш объектларын исәпкә алу һ. б. процессларны законнар белән җайга салуга кагылышлы актуаль проблемаларның киң спектры буенча фикер алышачаклар.
Ток-шоу бүген 22.10 сәгатьтә эфирга чыгачак.
Программаны якшәмбе көнне, 22 мартта, 13.30 сәгатьтә кабатлаячаклар.