Баулылар игътибарына: бәялектәге бәя кассадагыга туры килмәсә, нишләргә?

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Барыбызга да таныш хәл: кибет киштәсеннән товарны бер бәядән алабыз, ә кассада аны бөтенләй башка бәядән, кагыйдә буларак, югарырак бәягә саталар.

Бу хәлдә сез товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итә аласыз.

Гадәттә, сатучылар моны ценникны алыштырырга өлгермәүләре белән аңлата.

Кулланучының мәгълүмат алу хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 статьясында, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 11 пунктында билгеләнгән.

 Моннан тыш, Россия Федерациясе Граждан кодексында оферт төшенчәсе, ягъни "документлаштырылган тәкъдим" бар. Кибетләрдә ценник нәкъ менә ачык оферт булып тора, һәм сатучы сатып алучыга бу офертта күрсәтелгән бәядән товарны сатарга бурычлы.

Мондый хәлгә юлыккан сатып алучыга кибет администраторына мөрәҗәгать итәргә, бу хәл турында хәбәр итәргә һәм закон бозуларны төзәттерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International