Баулы яшьләре коронавирус белән көрәшкә чыкты

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Аграр көллият каршындагы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары коронавирус авыруын профилактикалауга юнәлтелгән чара узыдырдылар.

Акция барышында активистлар халык арасында сулыш органнарын вирус инфекцияләреннән саклау өчен медицина битлекләре, шулай ук тематик белешмәлекләр тараттылар.

Медицина битлекләре активистларга Баулы үзәк район хастаханәсеннән бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International