Яшь баулыларны ял лагеренә чакыралар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

«Ласточка» автоном балалар сәламәтләндерү-ял оешмасы «Хәрәкәтнең яшь инспекторлары» профильле сменасына балалар туплый.

2020 елның 23-29 мартында 9-11 яшьләрдәге балалар өчен профильле смена оештырыла. Программага тренинглар, команда туплауга уеннар, мастер-класслар, квестлар кертелгән, балалар беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен алачаклар һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында өстәмә белем алачаклар.
Путевка бәясе 1600 сум.
Безнең адрес: Баулы шәһәре, Северная тыкрыгы, 18. Тел./факс (85569) 5-10-58. 


Медицина белешмәсе булу мәҗбүри!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International