Баулыда хатын-кызлар хөрмәтенә концерт оештырылды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында 8 Март – гүзәл затлар көненә багышланган «Мәхәббәт-яз музыкасы " дип исемләнгән матур концерт булды.

Сәхнәдән әниләргә, әбиләргә һәм кызларга адресланган котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Шәһәрнең үзешчән коллективлары, шулай ук махсус чакырылган кунаклар – Алабуга шәһәре мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы булачак артистлар тамашачыларга матур бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Тантана сәбәпчеләрен Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады.

Чара барышында тыл хезмәтчәннәре Мәдинә Абдуллина, Хәкимә Галләмова, Нина Давыдова, Августа Ефимова, Сөембикә Зиннурова, Нәкыя Идиятуллина, Антонина Михайлова, Рәкия Собханколова, Фәүҗелзәннәт Мөхәммәтхаҗиеваны «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре белән бүләкләделәр.

Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен Ольга Золинаны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән бүләкләделәр, ә Яңа Чүте мәдәният йорты директоры Фәнзия Галләметдиновага мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ләйсән Галимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International