Читтә яшәүче якташыбызга баулылардан сәлам җиткерделәр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Баулы районы җитәкчелеге вәкилләре ветеран Серафима Каксялованы 8 Март белән котладылар һәм юбилей медале тапшырдылар.

Тыл хезмәтчәне, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Серафима Каксялова - Удмурт Ташлысы авылында туган. Хәзерге вакытта ул ТР Питрәч районының Көек бистәсендә оныгы янында яши. 8 март көнне Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин ветеранны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм аңа Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International