Баулы районында, Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.
Кичә, 10 мартта, 94 яшен тутырган көндә, юбилей медален Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Кандауров та алды.
Аңа бүләкне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тапшырды.
Ветеран чәй өстәле артында район башлыгына Кызыл Армия сафларында хезмәт итү еллары турында сөйләде. Аны 1944 елда армиягә алганнар.
"Хәзер дә хәтеремдә, чакырылыш пунктында табиб: "Ул кечкенә бит", – ди, ә майор: "Болай да ярый, диде", - дип искә ала ул.
Сергей Кандауров Япониягә каршы сугышта катнаша, 1950 елда демобилизацияләнә.
Туган якларына кайткач, ул нефть өлкәсендә, соңрак технологик транспорт идарәсендә (УТТ) эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы 60 елдан артык, күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.
Айгөл Идиятуллина
Автор фотосы