Салым хезмәтендә Ачык ишекләр көне узачак

2020 елның 6 марты, җомга

Хөрмәтле баулылар!

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 17 районара инспекциясе салым түләүчеләргә физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

Операция залының эш режимы:

23 март - 08.00 дән 19.00 гә кадәр

24 март - 08.00 дән 19.00 гә кадәр

24 апрель - 08.00 дән 19.00 гә кадәр

25 апрель - 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр

Ачык ишекләр көннәре Россия Федераль салым хезмәтенең бөтен территориясендә барлык инспекцияләрендә үткәрелә.

Ачык ишекләр көннәрендә салым органнары хезмәткәрләре түбәндәге мәсьәләләрне аңлатачаклар:

- салым түләүчеләр алган керемне декларацияләү бурычының булуы (булмавы) һәм салым түләү зарурлыгы турында;

- НДФЛны исәпләү һәм түләү тәртибе турында;

- НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;

- НДФЛ буенча бурычлар булу (булмау) турында;

- «Декларация» ПО аша салым декларациясен тутыру буенча компьютер программасыннан ничек файдалану турында;

- салым тотып калуларны алу турында;

- "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисына тоташтыру мөмкинлекләре турында;

- салым түләүчеләрдә килеп туган башка мәсьәләләр турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International