Баулы районында “Татар кызы” бәйгесе узды

2020 елның 6 марты, җомга

Кичә, 5 март көнне, Кызылъяр авылы мәдәният йортында, Баулы районының татар милли-мәдәни үзәгендә, күп еллар эчендә беренче тапкыр «Татар кызы» район конкурсы узды. Анда 15-25 яшьлек 11 кыз катнашты.

Әлеге конкурсның максаты - татар телен популярлаштыру, милли гореф-гадәтләребезне саклау. Ул Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе һәм район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды.

Берничә атна дәвамында кызлар дүрт сынауга тырышып әзерләнделәр: «Үзең белән таныштыру», «Сорау-җавап» (халык авыз иҗатын белүгә), «Милли аш-су» һәм иҗади конкурс. Шыгрым тулы зал каршында кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр.

Бәйге биремнәре арасындагы тәнәфесләрдә чыгыш ясап, «Асылташ» хореография коллективы (җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина), җырчылар Ленар Солтанов, Ленир Дәүләтшин, Айрат Хөсәенов, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Кызларның һәм артистларның барлык чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде.

Залда чып-чын милли бәйрәм рухы сизде. Моңа «Ак калфак» татар хатын- кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе күргәзмәсе дә өлеш кертте. Баулыдан Ләйлә Гафиятуллина һәм Әнисә Биктимирова борынгы кул эшләре әйберләрен, ә Шалты авылыннан Наҗия Гыйльфанова үз куллары белән тегелгән калфаклар коллекциясен тәкъдим итте.

Жюри әгъзаларына җиңүчене сайлау җиңел булмады. Нәтиҗәдә, Баулы районыныда “Татар кызы-2020” дип Әлмәт музыка көллиятенең 4нче курс студенты Илмира Мәҗитова табылды.

Калган гүзәл кызлар: Фәридә Сәлимова, Алсу Гарифуллина, Илнара Шәймәрданова, Илнара Абдуллина, Лена Гарифуллина, Ралина Вәлитова, Илсөя Ибраһимова, Айсылу Ганиуллина, Алсу Габидуллина, Регина Арсланова төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Барлык кызларга да Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зиярова бәйгегә махсус тектерелгән калфаклар, дипломнар, чәчәкләр тапшырдылар.

Хәзер конкурсның район этабында җиңүче, шулай ук жюри сайлавы буенча тагын бер кыз «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының зона турына әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International