Эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр" көне узачак

2020 елның 6 марты, җомга

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр итә: Роспотребнадзорның  №82 боерыгы (11.02.2020 ел) нигезендә һәм юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында, 2020 елның 19 мартында 12.00 дән 16.00 гә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» Бөтенроссия Бердәм көне узачак. Бу чара «Татарстан Республикасында Баулы районы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге " ДБУ филиалында узачак. Консультацияләр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International