Баулы районында капремонттан соң йөзү бассейны ачылды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Яңартылган бассейн халыкны кабул итәргә әзер.

4 март көнне Баулы районында капиталь ремонттан соң «Нефтьче» бассейнын ачу тантанасы булды. 
Бассейнны капиталь ремонтлау 2018 елда башланды, ремонт эшләренә 100 млн.сумга якын акча бүлеп бирелде. Спорт һәм көрәш заллары, шулай ике йөзү бассейны кәсәләре тулысынча яңартылды. Отделка һәм электромонтаж эшләре башкарылды, вентиляция системасы, түбә һәм керү урыны ремонтланды, бассейннарны су әзерләү системасы яңартылды.

Объектта Баулы муниципаль районының 2нче спорт мәктәбе эшли. Бүгенге көндә биредә 350гә якын кеше шөгыльләнә, спортның 6 төре: йөзү, футбол, волейбол, грек-рим көрәше, көрәш, билбау көрәше буенча 3 бүлек эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International