Зона һәм республика этапларында җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме башланды. Конкурс өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика, дип хәбәр итә ТР Дәүләт архивының матбугат хезмәте.
Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары гаиләләре өчен зона этабы апрельнең беренче яртысында узачак.
Зона этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр, беренче урыннарны яулаучылар республика этабында катнашачак.
Конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча узып танышырга мөмкин http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2242859.pdf