Баулылар "Хәтер юлы" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

"Хәтер юлы" - Россия Оборона министрлыгының уникаль проекты, ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Россия Оборона министрлыгы сайтында «Хәтер юлы» тарихи-мемориаль комплексының мультимедиа Галереясе булдырылган, анда туганнарыгызның фотосурәтләрен урнаштырырга мөмкин. Хәзерге вакытта «Хәтер юлы» мәгълүмат каталогы 900 меңгә якын фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәре исемнәре белән тулыланды.

«Хәтер юлы» бөтенроссия проектына бишенче мәктәптән яшьармиячеләр һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары кушылды. Балалар «Хәтер юлы» проектына ярдәм йөзеннән берничә акция уздырдылар.

Әлеге мәгълүмат безнең район халкына аңлаешлы булсын өчен, активистлар акция үткәрделәр, аның барышында шәһәр урамнарында "Хәтер юлы" турында белешмәлекләр тараттылар.

Алар РФ Оборона министрлыгы сайтында материалларны урнаштыру һәм цифрлаштыру өчен мәгълүмати материаллар, фотографияләр, бүләкләр һәм хатлар җыю максатыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәрендә булдылар.

Проектта һәр баулылы катнаша ала. Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы фотолар һәм мәгълүматлар мультимедиа музее экспозициясенә керсен өчен, алар турында мәгълүмати материалларны сайтка җибәрергә кирәк: https://foto.pamyat-naroda.ru 

Шулай ук «Хәтер юлы» проекты өчен документлар Баулы шәһәре хәрби комиссариаты кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International