Баулыларны чаңгы юлына чакыралар

2020 елның 3 марты, сишәмбе

14 март көнне 8.30 сәгатьтә Баулы шәһәрендә "ТРЕХГОРКА" дип исемләнгән чаңгы узышы узачак. Анда 14 яшьтән һәм өлкәнрәк спортчылар, чаңгы сөючеләр катнаша ала.

Дистанция 10 км яки 20 км - сайлау буенча.
Оештыручылар аңлатканча, йөгереш вакытка түгел, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Финишта теркәлгән катнашучыларны файдалы десерт һәм кайнар чәй көтә. Старт башында @alina_boginia  Витграсс согы белән сыйлаячак. 
Төп шарт - түбәндәге сылтама буенча теркәлергә: 
https://vk.com/trehgorka2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International