Баулы шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре иҗади конкурста чыгыш ясадылар

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» сәнгать иҗаты конкурсының зона туры узды.

Конкурста Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәр прокуратуралары һәм Сарман, Мөслим, Чирмешән һәм Ютазы районнары прокуратуралары хезмәткәрләре катнашты.

«Вокаль ансамбль» номинациясендә Баулы шәһәре прокуроры ярдәмчеләре Л.А. Сидорова һәм С. А. Сәхипгәрәева, мәдәният йорты вокалчылары белән берлектә "Спасибо, деды, за Победу!» җырын башкарып, өченче урынга лаек булдылар.

Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International