Бүген, 23 февраль көнне, Базарлы Матакта каратэ киокусинкай буенча ярышлар узды. Татарстан чемпионатына һәм беренчелегенә республика шәһәрләреннән 200дән артык катнашучы килде.
Спортчылар катf һәм кумитэ төрләрендә көч сынашты. Баулы шәһәреннән 5 спортчы - тренер Ильяс Садретдиновның шәкертләре катнашты.

Нәтиҗәдә Карина Зыярова кумитэда беренче урынны һәм катада өченче урынны алды. Шулай ук кумитэ бүлегендә Ләйсән Садретдинова икенче, Ралина Сәхипгәрәева һәм Илья Покровский өченче урыннарны яуладылар.