Баулыда яшь гаиләләр арасында «Яшь гаилә - 2020» иҗат конкурсы узачак

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген «Ватан» Яшьләр клубында яшь гаиләләр арасында «Яшь гаилә - 2020» дип исемләнгән район иҗат конкурсы узачак. Конкурста биш яшь гаилә катнашачак: Зиннуровлар, Алтынгәрәевлар, Ананьевлар, Лендяевлар һәм Кудря гаиләләре.

Конкурсны оештыручылар катнашучылар өчен биш конкурс сынавы әзерләгән: "Love story", "Син һәм мин, без – гаилә!» , "Безнең якты киләчәк", "Караоке stars" һәм "Туй биюе".

Чара 18: 00 сәгатьтә башлана.

Билет бәясе: 100 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International