Баулы районында тантаналы чара узды

2020 елның 21 феврале, җомга

Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында 2020 елның юбилей даталары уңаеннан зур тематик күргәзмә һәм концерт оештырылды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Баулы районының 90 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чара Баулы мәдәният йорты фойесында башланды.

Беренче һәм икенче катларда республика һәм район үсешенең төп этапларына багышланган күргәзмә урнашты. Район тарихын, аның үсешен стендлардагы фоторәсемнәр, төрле эшләнмәләр, сугыш еллары костюмнарында күренешләр, шулай ук эзләнү экспедицияләре вакытында табылган күпсанлы хәрби артефактлар сурәтләде.

 Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, мактаулы гражданнар, район җитәкчелеге, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

"ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм районның 90 еллыгы - татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор. Безнең районның үткәне данлыклы. Безнең горурланырлыгыбыз бар", - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рамил Гатиятуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International