Баулы сабыйлары туган җир турында шигырьләр укыды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Кичә «Алёнка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары арасында Татарстанның 100 еллыгына багышланган шигырь бәйгесе узды. Ул «Һәркемгә якын үзенең туган җире» дип аталды.

«Алёнка» балалар бакчасы кунакларны җыр-биюләр, ачык йөз белән каршы алдылар.

Бәйгедә барлыгы 17 бала катнашты, шул исәптән, авыллардан да.

Иң кечкенә катнашучыга 4 яшь иде. Балалар рус, татар, чуваш, удмурт телендә шигырь сөйләде. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International