Баулылы Никита Изюмов халыкара конкурста җиңүче булды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Баулы шәһәренең 1нче мәктәбе укучысы Никита Изюмов «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды.

17 һәм 18 февральдә Казанда «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесенең  финал этабы һәм гала-концерты узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Тыва Республикасыннан һәм Әзербайҗан Республикасыннан 66 бала катнашты.

Мәгълүм булганча, 12 яшьлек баулылы Никита Изюмов район этабында «М.Җәлил әсәрләре рус телендә» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды, аннары Бөгелмәдә зона турында җиңү яулады, ә аннары өченче турны узды.

Бәйгегә әзерләнүдә Никитага әбисе Зилфия Рисунова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Регина Бекерова, рус теле укытучысы Раушания Кәримова булышты. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Никита инде берничә ел Укучылар йортында Алсу Сәитова җитәкчелегендәге «Большая перемена» театр түгәрәгендә шөгыльләнә.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International