«100 лидер» - Татарстан киләчәге проекты эшли башлаячак

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның мартында «100 лидер» - Татарстан  киләчәге проекты эшли башлый, ул яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм талантлы балаларга бизнес-планлаштыруда, команда барлыкка китерү, проектлар эшләү, шулай ук аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау елында яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән 4 проект эшләде.

 2020 елның мартында «100 лидер» проекты эшли башлый, ул яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм талантлы балаларга бизнес-планлаштыру, команда төзү, проектлар эшләү, шулай ук аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Ул яшь белгечләрнең финанс грамоталылыгын арттырачак, яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының социаль-әһәмиятле проектларына җәлеп итәчәк.

Моннан тыш, «Экспортка ярдәм итү», «Үзмәшгульләр өчен 100 идея» һәм «Киләчәккә 100 юл» (өлкән сыйныф укучылары өчен проект) проектлары эшләнә.

Баулылыларны «100 лидер» - Татарстан киләчәге үсеше проектын тормышка ашыруда актив катнашырга чакыралар.

Проектның координаторы: Әмирханова Гүзәл Рифат кызы - «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" Берлеге проектларын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе, тел. +79372822795, эл. почта: strategy@tpprt.ru к

«100 лидер» проектында теркәлүгә сылтама - киләчәк өчен: http://100leadersrt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International