Баулы каратистлары Самарада узган ярышларда катнашты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

9 февральдә Самара шәһәрендә киокусинкай буенча ачык өлкә ярышлары узды.

Баулы шәһәре данын 7 спортчы - тренер Ильяс Садретдинов укучылары яклады. Ярышларда Мәскәү, Казахстан һәм Идел буе федераль округы шәһәрләреннән барлыгы 460 спортчы катнашты. Кайбер авырлык категорияләрендә 15-20 спортчы көч сынашты, шуңа күрә көндәшлек көчле иде.

Баулы спортчылары лаеклы ярыштылар һәм яхшы тәҗрибә алдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Карина Зыярова 2 урынны яулады. Раил Муллаев бүләкле урыннан бик азга гына калышты. Ул 5 көрәш үткәрде, әмма, кызганычка каршы, ярымфиналга узмады.

Фото: тренер Ильяс Садретдиновның шәхси архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International