Татар Кандыз авылы укучылары “Татар малае” бәйгесендә ярышты.
.jpeg)
Җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә апа Вәгыйзова һәм авыл мәктәбе коллективы бергәләп үткәргән чара чып-чын милли бәйрәмгә әверелгән. Өч сәгать дәвам иткән ярышта мәктәпнең 1нче-7нче сыйныфлары малайлары көч сынашкан, аларны карарга әти-әниләре дә килгән. Җиңүчеләр булып Рифат Нуретдинов һәм Альмир Сәмигуллин табылган. Барлык катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырылган.