Баулы районы Башкарма комитетында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү темасына багышланган түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина алып барды. Анда шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы Людмила Козикова, Социаль иминият фонды вәкиле Гүзәл Исрафилова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Хаҗәрия Мортазина, «Благо» мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарның иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Мурзакаева, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Елена Никифорова, социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешма һәм учреждение җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Районда инвалидлар өчен кирәкле барлык материалларны һәм җайланмаларны вакытында китерү мөһим проблемаларның берсе булып тора. Гүзәл Исрафилова сүзләренә караганда, заказчыларның барлык мөрәҗәгатьләре ике атна дәвамында карала, аннары, контракт төзегәннән соң, йөк җибәрү башлана. Тик, кызганычка каршы, товар белән тәэмин итүчеләрнең үз графигы булу сәбәпле, продукция һәрвакытта да адресатка барып җитми. Заказ бирелгән товарның озак вакыт килүе аркасында, аңа ихтыяҗ беткән очраклар да була. Социаль иминият фонды (ФСС), инвалидлар җиһазлардан баш тарткан очракта яки товарны үз акчаларына сатып алынган очракта, компенсацияне күздә тота. Гүзәл Исрафилова барлык компенсацияләрнең дә федераль социаль иминият фонды бәяләре буенча түләнүенә игътибар юнәлтте. Компенсациягә гариза бер ай эчендә карала, түләү шулай ук бер ай дәвамында башкарыла.
Шулай ук санаторийларда дәвалау, дарулар белән тәэмин итү, уңайлы мохит, инвалидларны укыту темалары буенча фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатларында учреждениеләр һәм оешмаларның уртак утырышларын квартал саен үткәрү турында карар кабул иттеләр.