Нигә күчемсез милек рәсмиләштергәндә бирелгән документларны тикшермичә кайтарырга мөмкиннәр?

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2019 елда Татарстан Росреестры мөрәҗәгать итүчеләргә, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу өчен бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карап тикшермичә генә кире кайтарган.

Түбәндәге сәбәпләр булуы мөмкин: 
- Әгәр электрон рәвештә бирелгән гаризаларның һәм документларның форматы тиешле форматка туры килмәсә.

- Әгәр физик затныкы булган күчемсез милек объектына күчүне дәүләт теркәвенә алу, милек хокукын туктату турындагы гариза һәм аңа кушып бирелә торган документлар электрон документлар һәм (яки) электрон документларның көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган рәвешләрендә тапшырылса һәм бу очракта әлеге Федераль законның 36.2 статьясында билгеләнгән таләпләр үтәлмәсә.

- Әгәр кәгазьдә тәкъдим ителгән гариза һәм документларда төзәтмәләр булса, алар документ эчтәлеген төрлечә аңлату ихтималын тудырса.

- Әгәр тиешле гариза бирелгән көннән алып биш көн узгач хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат булмаса, дәүләт пошлинасын түләү турындагы документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылмаса.

- Әгәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объектының милекчесенең шәхси катнашыннан башка күчешен, хокукын чикләүне һәм йөкләнешен дәүләт теркәве мөмкинлеге булмау турында билге булса (аның законлы вәкиле) һәм дәүләт теркәвенә гариза башка зат тарафыннан тапшырылса.

- Әгәр дә мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәүләт кадастр исәбе һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында гариза Россия Федерациясе законнары нигезендә имзаланмаган булса.

- Әгәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлегенә хокукны дәүләт теркәве, туктату, чикләү яки мондый җир кишәрлеген суд тарафыннан максатчан билгеләнеше буенча кулланылмау яки РФ законнарын бозып файдаланып алу белән бәйле рәвештә аны тартып алу турындагы эшне карау тәмамланганчы, язма булса.

Барлык бу очракларда да мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылган документлар хокукый экспертиза узмый һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә кергән көннән 5-8 эш көне эчендә (нигез төренә карап) кире кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International