Баулыда җәмәгать тәрбиячеләре семинары узды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы шәһәренең 7нче мәктәбендә «Девиантлыкны булдырмау» дигән темага  җәмәгать тәрбиячеләре семинары узды.

Семинарда җәмәгать тәрбиячеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәгариф оешмалары психологлары, социаль педагоглар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең ПДН инспекторы катнашты.

7нче мәктәп психологы Шәрәфетдинова В.С. "Гаилә-мәктәп-кызыксынган хезмәтләр" системасында девиант тотышны профилактикалау"темасына төркем эше үткәрде.

ПДН инспекторы Солтанова Л.Л. «Мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә хокук саклау органнары белән ведомствоара хезмәттәшлеге чаралары турында» дигән темага чыгыш ясады.

«Үз-үзен девиант тотучы яшүсмерләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда педагог-психолог ярдәме» дигән практик өлешне психолог һәм балигъ булмаганнарны һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы Минаҗетдинова Г. Н. үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International