Татарстан Республикасын дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруда үрнәк регион дип атадылар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мәскәү өлкәсе, Мәскәү һәм Татарстан дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруда үрнәк булып тора, дип хәбәр итте Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев.

27 гыйнварда Мәскәүдә "Цифрлы икътисад" юнәлеше буенча Дәүләт Советы президиумына әзерлек буенча эшче төркем утырышы узды. Анда РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, төркем җитәкчесе һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев катнашты.

«Дәүләт хезмәтләре - иң аңлаешлы өлкә. Эш 10 ел элек башланды, без зур һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә ирештек, әмма Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан тәҗрибәсе тагын да алга китәргә мөмкин булуын күрсәтә», - диде Шадаев.

Ул билгеләп үткәнчә, кәгазь документ әйләнешеннән һәм күп санлы электрон формалар тутырудан баш тарту мөһим.

Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталыннан 460 мең кеше актив файдалана, дип билгеләп үтте. Ресурска штраф түләү, электрон көндәлек, табибка язылу, балалар бакчасына электрон чират, шулай ук 51 дәүләт һәм 21 муниципаль хезмәт күрсәтү кебек 200 электрон сервис тәкъдим ителгән.

Фото: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International