Баулыларга "Гаилә архивын тапшыр" конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра. Конкурска материаллар 10 февральгә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә:

1 урын - 50 мең сум

2 урын - 30 мең сум

3 урын - 20 мең сум.

Конкурста җиңүче гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ сакланышына куелачак. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурста җиңүчедә кала.

Конкурс турында нигезләмә ТР Дәүләт архивы сайтында урнаштырылган

 http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2057818.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International