2019 елда алынган керемнәр өчен кем мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиеш?

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 апреленә кадәр гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

Декларацияне 2019 елда салым түләүче, әйтик, минималь вакыттан азрак чорда милкендә булган фатирны сатса, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алса, милекне арендага биреп, чит ил чыганакларыннан керем алса, тапшырырга кирәк.

Үз керемнәре турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башка затлар хисап тотарга тиеш.

Декларациядә исәпләнгән НДФЛны 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Әгәр салым түләүче декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырмаса яки салымны вакытында түләмәсә, моның өчен җәза каралган.

Декларацияне вакытында тапшырмаган өчен штраф - һәр ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5%ы, ләкин күрсәтелгән сумманың 30% ыннан да күбрәк түгел һәм 1 000 сумнан да ким булмаган күләмдә. НДФЛ түләмәгән өчен штраф - түләнмәгән салым суммасының 20% ы.

Декларацияне тапшыруның иң чик вакыты салым тотып калынган акчаны алуга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.

Игътибар! 2019 елда 3-НДФЛ салым декларациясенең яңа формасы гамәлдә.

Тутырылган декларацияне инспекциягә түбәндәгечә тапшырырга мөмкин:

- шәхсән;

- вәкаләтле вәкил аша;

- почта аша;

- электрон рәвештә (салым түләүченең шәхси кабинеты аша)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International