Баулыларны Бөтенроссия халык санын алу-2020 талисманын сайларга чакыралар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Баулылар 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу талисманын сайлап алу буенча милли конкурста катнаша ала.

Инде булган персонажларның элементларын күчереп алу тыела. Әмма катнашучылар ВПН-2020 рәсми символикасын куллана ала. Эшләр 10 февральгә кадәр (Мәскәү буенча 12: 00 сәгатькә кадәр) кабул ителәчәк. Конкурста 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала. Аларга ВПН-2020 сайтында теркәлергә (www.strana2020.ru), махсус форма тутырырга, анда эшкә сылтама күрсәтергә кирәк.

Конкурсантлар үз эшләрен Instagram битләрендә урнаштырырга һәм аларны @strana2020  актив сылтамаcs һәм # талисман_перепись хештегы белән билгеләп үтәргә тиеш. Катнашучыларның профильләре барлык кулланучылар өчен дә ачык булырга тиеш. Эшләр png яки .jpeg.форматларда башкарыла.

Конкурсның җиңүчесе ике этапта билгеләнәчәк. Интернет-тавыш бирү ВПН-2020 сайтында эшләрне кабул итү тәмамланган көнне башлана. Шорт-листка Instagramда иң күп лайк җыйган зарисовкалар эләгәчәк. Икенче этапта эшләрне жюри әгъзалары бәяләячәк.

Нәтиҗәләр 2020 елның 28 февраленнән дә соңга калмыйча социаль челтәрдәге ВПН-2020 сайтында һәм рәсми битләрендә басылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International