Кадерле дуслар!
Раштуа бәйрәмен билгеләп үтүче барлык баулыларны әлеге бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм һәм иң изге теләкләремне юллыйм.
Христиан диненең традицияләре арасында Раштуа аерым бер мәгънәгә ия. Яңа тормыш туу – ул һәрвакыт бәйрәм, барыбыз өчен дә аңлаешлы һәм куанычлы хәл. Библиядә тасвирланган әлеге мөһим вакыйга бөтендөнья тарихында яңа дәвер, яңа сәхифә ачып җибәргән.
Нәкъ менә шул сәбәпле Раштуа - күркәм гаилә бәйрәме дә, дини һәм иҗтимагый тормышта олы вакыйга да ул.
Иман һәрвакыт патриотлыкның, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәтнең, әхлак һәм гаилә кыйммәтләренең нигезе булып тора. Хәзерге шартларда бу аеруча әһәмиятле.
Сезгә чын күңелдән бәхетле Раштуа, нык сәламәтлек, тынычлык һәм муллык телим.
Рамиль Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы