Бүген Базарлы Матак авылында киокусинкай буенча Раштуа турниры узды. Анда Татарстаннан, Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан 7 яшьтән 13 яшькә кадәр 240 бала катнашты. Баулы районыннан 7 спортчы көрәште.
Көрәш нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны Наил Муллаев, Кәрим Вәлиев, Клим Покровский, өченче урыннарны Роберт Хафизов һәм Илья Покровский яуладылар.