Хөрмәтле баулылар!
Кадерле якташлар, шәһәребез һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Яңа ел алдыннан көннәр, сәгатьләр, минутлар аеруча нык дулкынлану һәм киләчәкне якынайту хисе белән сугарыла. Мондый хисләр бары тик һәммәбез дә яратып көтеп алган гаҗәеп бәйрәм алдыннан гына туа.
2019 ел нәтиҗәле хезмәт чоры булды. Узып баручы елда без социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау өлкәсендә темпларны саклап кала алдык, яхшы уңыш үстердек, барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәдек. Район һәм республика
потенциалын, аның абруен арттыруга ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.
Киләсе елда безне мөһим һәм кызыклы вакыйгалар көтә - ТАССР оешуга 100 ел, Баулы районының 90 еллыгы, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы.
Кадерле дуслар! Чын күңелдән бәйрәмне якты һәм онытылмаслык итеп уздыруыгызны телим. Яңа ел төнендә күңел түрендә йөрткән иң изге теләкләрегез тормышка ашсын! Сәламәтлек, тынычлык, иминлек сезгә!
Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы