Баулыда Җиңү паркын реконструкцияләү проекты турында фикер алыштылар

2019 елның 28 декабре, шимбә

Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Җиңү һәм Хезмәт даны паркын үстерү концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.

Фикер алышуда җәмәгать оешмалары вәкилләре, укучылар һәм эшләүче яшьләр, ветераннар, якын-тирәдәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты.

Баулыларны фикер алышуга күбрәк җәлеп итү өчен Instagram да Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин битеннән онлайн-трансляция оештырылды.

Казаннан яшь архитектор Виталий Волков баулыларга паркны реконструкцияләү проектын тәкъдим итте, анда мемориаль зона гына түгел, балалар, яшьләр өчен ял итү зоналары да каралган.

Фикер алышу барышында чарада катнашучылар паркны төзекләндерү буенча шактый тәкъдимнәр һәм теләкләр әйттеләр.

Проектны эшләү дәвам итәчәк, шуңа күрә һәр Баулы кешесе үз идеяләрен социаль челтәрләр аша яки архитектура бүлегенә шалтыратып тәкъдим итә ала.

Бу проект кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителәчәк, һәм анда җиңүнең мөһим шарты - халыкның активлыгы.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International