Татарстанда балигъ булмаганнарга "снюс" сатуны тыйдылар

2019 елның 28 декабре, шимбә

Татарстанда балигъ булмаганнарга "снюс" һәм башка тәмәкесез никотинлы әйберләрне сатуны тыю турында закон проекты кабул ителде.

Яңа закон балигъ булмаганнарның тәмәке продукциясен куллану очраклары ешаюга бәйле рәвештә эшләнгән.

Закон тәмәкесез һәм никотинлы продукция төшенчәсен билгели, балигъ булмаганнарга аны сатуны тыя һәм балигъ булмаганнарны әлеге продукцияне куллануга җәлеп иткән өчен җәза билгели. 

Закон тексты белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International