Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе узып баручы елга йомгак ясады

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Баулының үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Баулы бүлекчәсе хисап җыелышы булды. Утырышта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова, җирле бүлекчә бюросы әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район авылларындагы бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук шәһәр мәктәпләренең милли мәгариф буенча директор урынбасарлары катнашты.

Утырышта 2019 елдагы эш турында хисап докладлары, шулай ук Баулы районында милли мәгарифнең торышы буенча мәгълүмат тыңланды.

Моннан тыш, җыелышта катнашучылар җирле бүлек бюросы составына үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирделәр. Аерым алганда, ул Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина, Кызылъяр мәдәният йорты директоры, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ленир Дәүләтшин, "Хезмәткә дан" газетасының баш мөхәррир урынбасары Кадрия Гыймазова белән тулыланды.

Шулай ук БТК Башкарма комитетының Баулы бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова 2020 елга чаралар планының мөһим пунктлары белән таныштырды. Мәсәлән, гыйнвар аенда Баулы районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узачак, аннан соңгы айларда "Яруллин укулары","Татар кызы" бәйгесе, үзешчән сәнгать фестивальләре, семинарлар һәм башкалар үтәчәк.

Җыелышның иң күңелле өлеше иҗтимагый оешманың актив катнашучыларын бүләкләү булды. Рәмзия Моратова Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын "Ак калфак" оешмасының авыл бүлекчәләре җитәкчеләре Сиринә Вагыйзова, Сиринә Вәлиева, Алия Газыймова, Фәйрүзә Әхәтовага, 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Абдрахмановага тапшырды.

Индира Сәйфуллина фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International