Кичә хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлҗанат Гыйниятуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гөлҗәннәт Сәетгали кызының гомуми хезмәт стажы 43 елга якын, пенсиягә ул Татар Димскәе авылы мәктәбеннән чыккан.
Юбиляр 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле ветеранны юбилее белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.